Быел төзелгән мәктәпләргә балаларны яшәү урынынарында теркәлү буенча да, сәләтләре буенча да кабул итәчәкләр, дип хәбәр итте Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «Челнинские известия» газетасы редакциясендә шәһәрлеләрнең сорауларына җавап биреп.
Чаллы мэрына балаларның яңа мәктәпләрдә укуын теләгән ата-аналардан берьюлы берничә сорау килде.
Әйтик, быел кызы беренче сыйныфка барачак, ГЭС бистәсендә яшәүче бер ханым Мәләкәс артында төзелә торган мәктәпкә, шулай ук Чулман проспектында төзелә торган «Адымнар» полилингваль мәктәбенә укырга кабул итү ничек үтәчәге белән кызыксынды.
Автошәһәр мэры Мәләкәс арты мәктәбенә җыйганда, беренче чиратта, баланың яшәү урыны исәпкә алыначагын хәбәр итте. Бу районда бүген гамәлдә булган белем бирү учреждениесе бик тыгыз — анда 1224 кеше урынына 2400 кеше укый.
Ә «Адымнар» мәктәбенә килгәндә, биредә баланың яшәгән урынында теркәлүе әһәмияткә ия булмаячак.
«Якын-тирәдәге торак комплексларда мәктәпләр җитәрлек, өстәмә урыннарга ихтыяҗ юк", — дип төгәлләштерде Мәгъдиев.
Аның сүзләренә караганда, полилингваль мәктәпкә өч телдә белем алырга теләгән һәм тест узган һәр бала языла ала.
Шәһәр башлыгы, тагын бер шалтыратучыга – социаль ипотека программасы буенча фатир ачкычлары алган хатын-кызга җавап бирде: быел яңа 63нче микрорайонда балалар бакчасы барлыкка киләчәк, ә мәктәп — 2022 елда.