Казан университеты февраль аенда ачык ишекләр көннәре үткәрә

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Казан федераль университеты Instagram аккаунтында инста-лайфлар узачак. Институт вәкилләре туры эфирда институт, уку программалары һәм студентлар тормышы үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, шулай ук абитуриентларның сорауларына җавап бирәчәкләр:

1 февраль, 15.00 – Геология һәм нефть-газ технологияләре институты;
4 февраль, 15.00 – А. М. Бутлеров исемендәге химия институты;
5 февраль, 15.00 – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты;
10 февраль, 15.00 – Халыкара мөнәсәбәтләр институты;
11 февраль, 16.00 – Идарә, икътисад һәм финанслар институты;
16 февраль, 16.00 – Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты;
17 февраль, 16.00 – Экология һәм табигатьтән файдалану институты;
18 февраль, 16.00 – Геология һәм нефть-газ технологияләре институты;
19 февраль, 16.00 – Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты;
25 февраль, 14.00 – Психология һәм мәгариф институты;
26 февраль, 15.00 – Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты.

Ачык ишекләр көннәре Казан университеты институтларының социаль челтәрләрендә дә планлаштырылган. Әйтик, 25 февральдә 15.00 сәгатьтә Zoom аша (конференция идентификаторы: 926 0408 8160, керү коды: 973766) абитуриентлар белән  Н.И.Лобачевский исемендәге  Математика һәм механика институты вәкилләре очрашачак, ә 27 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Instargam-аккаунтында Халыкара мөнәсәбәтләр институты онлайн ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Абитуриентлар белән очрашулар традицион (көндезге) форматта да узачак:

6 февраль, 10.00 – Юридик факультет (Кремль ур., 18, 1нче физика аудитория);
7 февраль, 10.00 – Психология һәм мәгариф институты (М. Межлаук ур., 1);
25 февраль, 18.00 – Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты (Кремль ур., 35);
26 февраль, 10.00 – Инженерлык институты (Сәйдәшев ур., 12, ауд. 211);
28 февраль, 10.00 – Геология һәм нефть-газ технологияләре институты (Кремль ур., 4/5, ауд. 524).

Игътибар итегез, Ачык ишекләр көне вакытында вуз кампусларында булганда, бүгенге көн өчен актуаль булган, COVID-19 таралуына юл куймау буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк.

Чит ил абитуриентлары өчен дә махсус һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар узачак:

4 февраль, 15.00 – “Гулчини Марифат” урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен КФУ презентациясе;
18 февраль, 16.00 – Гана, Кения, Нигерия, Руанда, Танзания һәм Эфиопиядән килгән укучылар һәм студентлар өчен КФУ презентациясе;
26 февраль, 10.00 – Кытай укучылары һәм студентлары өчен КФУ презентациясе.

Чит ил кешеләре өчен чаралар YouTube каналында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International