2021 елга яшьләрнең фәнни грантлары һәм премияләре конкурсы

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президиумы каршындагы Татарстан Республикасы грантларын һәм премияләрен бирү буенча комитет яшь галимнәргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Яшьләр фәнни грантлары һәм премияләренә 2021 елга конкурс игълан итә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 20 гыйнвардан 19 февральгә кадәр кабул ителә.

Конкурста 35 яшькә кадәрге (җитәкчене дә кертеп) 5тән артык булмаган яшь галимнәр һәм яшьләр фәнни коллективлары катнаша ала.

Конкурс шартлары, гаризаларны рәсмиләштерү кагыйдәләре, гаризалар формалары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында урнаштырылган.

Гаризалар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни-инновацион бүлегендә, Бауман ур., 20 йорт, 402 бүлмә адресы буенча кабул ителә һәм теркәлә (көн саен 9.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбедән тыш). Белешмәләр өчен телефон: (843)292-70-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International