29 гыйнварда КНИТУ урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен Ачык ишекләр көне уздыра

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

КНИТУ абитуриентлар белән онлайн-очрашулар сериясен дәвам итә. 2021 елның 29 гыйнварында 14.00 сәгатьтә Казан милли тикшеренү технология университетының Ачык ишекләр көненә сезнең белем бирү оешмасын тәмамлаучыларны, ата-аналарны, укытучыларны чакырабыз.

Трансляциягә сылтама буенча кушылырга мөмкин булачак.

Чараның дистанцион форматы укучыларга һәм аларның ата-аналарына университет җитәкчелеге белән очрашырга, мәгълүмат алырга һәм үз сорауларын бирергә, әйдәп баручы белгечләр һәм студентлар белән аралашырга, кабул итү комиссиясе хезмәткәрләреннән җентекле консультацияләр алырга, факультетларның Ачык ишекләр көненең төгәл адресларын һәм даталарын белергә, уңайлы вакытта экскурсиягә язылырга һәм лабораторияләргә, КНИТУ музеена, уку аудиторияләренә барырга мөмкинлек бирәчәк.

Социаль челтәрләрдәге безнең төркемнәргә кушылыгыз:

КНИТУ абитуриентлары https://vk.com/knitu

КНИТУның кабул итү комиссиясе https://www.instagram.com/knitu_priem/

Керү буенча сораулар бармы? Безгә алдан ук әлеге электрон адресларга языгыз: zposh@kstu.ru; priem@kstu.ru яки очрашу вакытында сорауларыгызны бирегез. Элемтә өчен телефоннар: (843) 231-95-53 ЦПОШ.

22 гыйнварда узган Ачык ишекләр көне кысаларында узган беренче очрашу турында тулырак сылтама буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International