Һәр атна саен Мамадыш районы укучылары һөнәри юнәлеш бирү буенча үзләренең белем багажларын тулыландыралар. Бу юлы түбән сыйныф укучыларының “Тормыш дәресенә” почта элемтәсе вәкилләре, агрономнар, үсемлекчеләр, туган авылның, шәһәрнең күренекле кешеләре һәм Мамадыш һөнәри көллияте хезмәткәрләре килде.
Кунаклар үз һөнәрләре турында кызыклы итеп сөйләделәр, ә политехник көллитянең укыту-җитештерү практикасы буенча директор урынбасары Динар Хәкимов һәм уку-укыту эшләре буенча урынбасар Вера Фәйзриева көллияттә белем алуның нечкәлекләрен аңлаттылар һәм үзләренең туган шәһәреңдә, районыңда да алырга мөмкин булган һөнәрләрне атадылар.
Укучылар «Тормыш дәресе» алар өчен кызыклы булуын билгеләп үттеләр. Чара видеофильмнар карау белән тәмамланды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына максатчан укыту юнәлешләре турында сөйләделәр. Мөһим сайлау алдыннан максатчан укытуның барлык нечкәлекләрен белергә кирәк, дип билгеләп үтә булачак абитуриентлар. Чираттагы "Тормыш дәресе"ндә алар әлеге мәсьәлә буенча шактый мәгълүмат алдылар.