4-8 сыйныф укучылары арасында мәктәп укучыларының инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

22-25 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» белем бирү комплексы базасында 4-8 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада Татарстанның 31 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 185 укучы катнашты.

Олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар дүрт конкурс  – «Listening»,  «Reading»,  «Use of English», «Writing» буенча биремнәр үтәделәр. Икенче турга «Speaking» конкурсының телдән биремнәре кертелгән иде.

Инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Чит телләр югары мәктәбеннән мәртәбәле жюри эшләде.

Җиңүчеләр:

- Волкова София, Казан шәһәре Совет районы 183 нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы;

- Рохас Эйден Эмилио, Казан шәһәре Мәскәү районы Ж.А. Зайцева исемендәге 122нче номерлы гимназиясенең 5 сыйныф укучысы;

- Газизуллина Сафия, Казан шәһәре Киров районы 4 нче интернат-гимназиянең 8 сыйныф укучысы.

Республиканың 17 муниципаль районыннан, Казан һәм Чаллыдан 82 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International