Педагог-тәрбиячеләрне балалар берләшмәләрендә социаль әһәмиятле эшчәнлеккә укучыларны ничек җәлеп итәргә икәнен өйрәтәчәкләр

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

24 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе), «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, тәрбия процессын оештыруда катнашучы педагоглар өчен «Балалар иҗтимагый берләшмәләре, укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыруга комплекслы якын килү» дигән өстәмә һөнәри программа уздыра.

Чара уникаль булып тора, аның тыңлаучылары – тәрбия процессын оештыруда катнашучы укытучылар гына түгел, ә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, педагог-психологлар, социаль педагоглар, методистлар, профориентация буенча белгечләр, өстәмә белем бирү педагоглары, балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре (квалификация категориясенә, стажга һәм эш тәҗрибәсенә таләпләрне белдермичә).

Укытуның максаты – педагогларның балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыру буенча һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, балаларны заманча таләпләргә туры китереп социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итү.

Программа эчтәлегендә әлеге өлкәнең иң борчыган һәм кискен мәсьәләләренә – балалар белән эшләүнең проект технологияләрен һәм актив методикаларын гамәлгә кертүгә, балаларның һәм яшүсмерләрнең җәмәгать берләшмәләре һәм укучылар үзидарәсе органнарында катнашуын мотивацияләүгә, укучыларның балалар иҗтимагый оешмасында катнашу аша һөнәри үзбилгеләнешенә, социаль әһәмиятле проектларны булдыру һәм тормышка ашыру эшчәнлеген оештыруга игътибар бирелде. Тыңлаучыларга укучыларда актив гражданлык позициясе, иҗади һәм оештыру сәләтләре, лидерлык күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү буенча нәтиҗәле инструментлар тәкъдим ителәчәк, шулай ук норматив-хокукый база белән таныштырачаклар.

Квалификация күтәрү программасы Zoom платформасында 25-29 гыйнвар көннәрендә һәм оффлайн режимда Казан ш., Зур Кызыл ур., 68 адресы буенча 1-5 февраль көннәрендә узачак.

Чакырылган лекторлар

Согрина Екатерина Игоревна – «Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы» РИО директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында Татарстан Республикасы вәкиле;

Дәүләтшина Лилия Авальевна – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты;

Раззакова Руфинә Равил кызы – «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлегенең региональ координаторы;

Токинова Марина Игоревна – «ТР Балалар оешмалары советы” РИО аппараты җитәкчесе;

Башлай Эльвира Хәмзәй кызы – ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең җәмәгать ярдәмчесе, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы психологларының Эксперт советы әгъзасы, югары квалификацияле педагог-психолог;

Сөнгатуллина Фәридә Гали кызы – Казан шәһәре Совет районының «Азино» балалар иҗаты үзәге директоры;

Шәехов Марат Рәшит улы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты;

Савинова Елена Николаевна – Казан шәһәре Идел буе районы 40 нчы гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары;

Кәримов Рөстәм Айрат улы – ТР Яшь педагоглар советы рәисе, «Иннополис» мәктәбе  тарих укытучысы;

Улбутов Дмитрий Иванович – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты;

Толкачев Андрей Анатольевич  –  «Мәгариф» илкүләм проектының Бөтенроссия чараларын оештыру комитетлары һәм эксперт советлары әгъзасы;

Антонов Максим Юрьевич – «Чиста уеннар – Казан» проекты координаторы, «ТР балалар оешмалары Советы»  РИО белгече;

Сафин Динар Рүзәлевич – «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе;

Софьина Наталья Александровна –«ТР балалар оешмалары Советы» РИО эксперты, Казан шәһәре «А. Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сарае» МБУ методисты;

Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы – Т.атарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты;

Бечин Дмитрий Анатольевич – Зеленодольск муниципаль районы «Район мәдәнияте координация-методик үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең иҗат буенча директор урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Бутырский Игорь Витальевич – «Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы» РИО мәдәни-иҗат проектлары җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International