17 февральдә онлайн-форматта татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узачак.
Бүгенгесе көнгә Россия Федерациясенең 20 субъектыннан гаризалар кергән. Болар – Удмуртия Республикасы, Ульяновск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Оренбург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Иркутск, Киров, Курган, Тверь, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Ставрополь крае, Мәскәү.
11 февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең этномәдәни (татар) компонентлы мәгариф оешмаларының туган (татар) тел укытучылары өчен оештыру мәсьәләләре һәм олимпиадада катнашу буенча методик вебинар үткәрү планлаштырыла.
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнаша.
Чара мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары мәгариф идарәсе органнары белән хезмәттәшлек итү, туган телнең абруен һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, Россия Федерациясе субъектлары мәгариф оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатларында оештырылды.