Физика буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында  Татарстан Республикасы мәктәп укучыларының 7-8 һәм 9-11 сыйныфлар өчен физика буенча  бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы

Физика буенча олимпиадада Татарстанның 19 муниципаль берәмлегеннән 198 укучы катнашты.

Физика буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче һәм икенче турда егетләр һәм кызлар биремнәр чиштеләр.

Олимпиаданың компетентлы жюри әгъзаларын Казан федераль университетының укытучы-профессорларлар составы хезмәткәрләре һәм Татарстанның белем бирү оешмалары укытучылары тәшкил итте.

Физика буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре:

Габдуллин Артем, “Иннополис” лицееның 7 сыйныф укучысы;

Солтанов Дамир, КФУ ІТ-лиценың 8 сыйныф укучысы.

Казан, Чаллы, Югары Ослан, Зәй, Түбән Кама районнарыннан 29 укучы призер булды.

Физика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы җиңүчеләре:

Вәлиев Марат, КФУ ІТ-лицееның 9 сыйныф укучысы;

Сәлимов Самад, Казан шәһәре Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы;

Галиуллин Айтуган, сәләтле балалар өчен КНИТУ-КАИның инженерлык лицееның 9 сыйныф укучысы;

Сапаров Артем, Түбән Кама районы 24 нче лицей-интернатының 10 сыйныф укучысы;

Гарипов Фәргать, Иннополис лицееның 10 сыйныф укучысы;

Мәгыйзов Илназ, Иннополис лицееның 10 сыйныф укучысы;

Минимуллина Алия, Казан шәһәре Вахитов районы 131 нче лицейның 10 сыйныф укучысы;

Корбанов Тимур, Түбән Кама районы 24 нче лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы;

Шнейдман Ян, Казан шәһәре Вахитов районы 131 нче лицейның 11 сыйныф укучысы.

Казан, Чаллы, Югары Ослан, Бөгелмә, Түбән Кама районнарыннан килгән 24 укучы олимпиаданың региональ этабы призерлары булды.

2020-2021 уку елында физика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Төмән өлкәсендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International