Республика ата-аналар советы мәктәп ашханәләрендә туклану сыйфатын контрольдә тотуны дәвам итә

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

26 гыйнвар көнне Тәтеш районында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина катнашында ата-аналар советының чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында 2021 елда белем бирү, дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, шулай ук район мәктәп укучыларының бушлай кайнар аш белән туклануын оештыру мәсьәләләре каралды.

Ата-аналар комитетларының иң актив катнашучылары Зинаида Богян һәм Наталья Дубровина киңәшмәдә катнашучыларга Республика ата-аналар советының «Иҗат итүчеләр юлыннан», «Лидер мәктәбе: ата-аналар компасы» дигән күчмә семинарларның нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Ата-аналар мәктәп ашханәләрендә азык-төлек блокларының эше, ризык әзерләү технологияләре белән таныштылар, аш-су татып карадылар, рационны өйрәнделәр, шулай ук мәктәпләрдә санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итүнең ничек оештырылуын тикшерделәр.

Катнашучылар кайнар аш белән тәэмин итү мониторингы дәвам итәргә тиеш дигән фикергә килделәр. Җәмәгатьчелек контроле, туклану өлкәсендә һөнәри күзәтчелектән тыш, ата-аналар җәмгыяте белән нәтиҗәле элемтә булдырырга, ә ата-аналарга районның туклану системасын формалаштыруда актив катнашырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның февралендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән Ата-аналарның Республика советы оештырылды, аның составына һәр муниципаль районнан ата-аналар контроле комиссияләренең иң актив вәкилләре керде. Ата-аналар мәктәп һәм мәктәптән тыш чараларда катнашалар, мәктәп ашханәләренә, шул исәптән җирле хакимият органнары вәкилләре, депутатлар белән рейдлар оештыралар һәм уку йортларында кайнар аш оештыруны атна саен тикшереп торалар.

Ата-аналар советының эш нәтиҗәләре көн саен социаль челтәрләрдә: Инстаграмда (www.instagram.com/rodsovetrt/ ) һәм Вконтактеда (https://vk.com/public193636182) урнаштырыла. Шунда ук республиканың төрле районнарыннан укучыларны тукландыру буенча ата-аналар контроле комиссияләренеж фото һәм видео хисапларын карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International