2027 елга кадәрге чорга Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган Төп чаралар планы расланды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Планга балалар тормышының төрле өлкәләрен (сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният һәм спорт) яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән 129 чара кертелгән.

План сигез бүлектән тора: «Балачактан сәламәтлек саклау», «Балалы гаиләләр иминлеге», «Балаларны һәрьяклап үстерү, укыту, тәрбияләү», «Балачак инфраструктурасы», «Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны яклау», «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, инвалид балаларның тормыш сыйфаты», «Балалар куркынычсызлыгы», «Балачак унъеллыгын тормышка ашыруны координацияләү».

Балачак унъеллыгын тормышка ашыруда федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, фәнни һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар катнаша.

План чараларын үтәү нәтиҗәләренә фәнни-гамәли тикшеренүләр уздыру, чараларны гамәлгә ашыруда балаларның катнашу механизмнарын киңәйтү һәм аларны үтәү нәтиҗәләрен бәяләү, шулай ук иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен тарату ярдәм итә.

Төбәкләрдә Балачак унъеллыгын гамәлгә ашыру буенча чараларның аерым планнары эшләнәчәк.

Белешмә өчен
Балачак унъеллыгы Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 29 маендагы 240 номерлы «Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгын игълан итү турында»Указы белән игълан ителде.

Балачак унъеллыгының беренче этабы Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган 2020 елга кадәр төп чаралар планы нигезендә гамәлгә ашырылды (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 6 июлендәге 1375-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International