Түбән Камада сәнгати юнәлештәге өстәмә белем бирү педагоглары өчен семинар узды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районының Балалар сәнгать мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Укучыларның сәнгать-эстетик үсеш инструменты буларак заманча сынлы һәм музыкаль чаралар» дигән республика семинар-практикумы булып узды.

Семинарда Татарстанның Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск муниципаль районнарыннан 29 педагогик хезмәткәр катнашты.

Семинар ике секциядән торды: музыкаль сәнгать һәм рәсем сәнгате укытучылары өчен.

«Музыкаль сәнгать» секциясе кысаларында түләүсез MuseScore ноталы редакторын куллану буенча мастер-класслар үткәрелде – семинарны тыңлаучылар анда сольфеджио, хор һәм махсус фәннең дистанцион дәресләренә әзерләнгәндә эш принциплары белән таныштылар. Бу инновацион продукт укучылар белән дәресләрдә эшләгәндә дә, педагогик репертуар һәм иллюстратив материал булдыру өчен дә нәтиҗәле.

«Сынлы сәнгать» секциясендә семинарда катнашучылар төрле рәсем ясау техникаларына багышланган 9 мастер-классларда актив катнаштылар.

Гамәли мастер-класслар сериясе педагогларның методик фикерләвен киңәйтте, заманча технологияләр белән таныштырды, шулай ук нәтиҗәле, иҗади эшчәнлек барышында коллегалар белән аралашудан бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International