Татарстанда сәнгати һәм социаль-педагогик юнәлеш буенча методик эшләнмәләрнең республика конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 22 гыйнварына кадәр «Сәнгати һәм социаль-педагогик юнәлешләрдә өстәмә белем бирү буенча методик кейсларның панорамасы» Республика программа-методик эшләнмәләр конкурсы узды.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде::

Сәнгать юнәлешендәге программа-методик эшләнмәләр номинацияләре:

1. «СӘНГАТЬКӘ КЕРЕШ»

2. «КИРТӘЛӘРСЕЗ ИҖАТ»

3. «ҮРНӘК БАЛАЛАР КОЛЛЕКТИВЫ»

4. «СӘНГАТИ ИҖАТ – ДИСТАНЦИОН РӘВЕШТӘ»

5. «ТӨБӘКНЕҢ МӘДӘНИ КОДЫ»

6. «ИҖАТНЫ ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯЛӘҮ"»

7. СӘНГАТЬ ӨЛКӘСЕНДӘ СӘЛӘТ»

 Социаль-педагогик юнәлештәге программа-методик эшләнмәләр номинацияләре:

1. «БУЫННАР ТАРИХИ ИСТӘЛЕГЕ»

2. «ЛИДЕРЛЫКНЫ ҮСТЕРҮ»

3. «ҺӨНӘРИ ЮНӘЛЕШ БИРҮ МАРШРУТЛАРЫ»

4. «ОСТАЗЛЫККА ЯРДӘМ ИТҮ»

5. «ВОЛОНТЕРЛЫКНЫ АЛГА ЭТӘРҮ»

6. «ЭШКУАРЛЫКНЫ ҺӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН АЛГА ЭТӘРҮ».

Конкурска 5 муниципаль районнан (Әлки, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Нурлат), шулай ук Чаллы һәм Казаннан 26 эш тәкъдим ителгән иде.

 Экспертиза күрсәткәнчә, конкурс республиканың өстәмә белем бирү системасында талантлы педагогларны һәм алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклауга ярдәм иткән. Күпчелек эшләр башка педагогларга эшләрендә куллану өчен тәкъдим ителгән.

Барлык конкурс материаллары тиешле  вакытта җибәрелде. Конкурс материалларының күбесе нигезләмә шартларына туры килә. Кызыклы инновацион тәҗрибә тупланган материаллар Казан, Чаллы, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнары педагоглары тарафыннан тәкъдим ителде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 6 призлы урын һәм 5 «Иҗади якын килү өчен» грамотасы бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International