Татарстанда мәктәп укучылары арасында астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабына йомгак ясалды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

26-28 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм 7-8 сыйныф укучылары өчен астрономия буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Астрономия буенча олимпиадада Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән 141 укучы катнашты.

Астрономия буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр булдылар:

Хәким Хәмитов, Казан шәһәре Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатының 7 сыйныф укучысы;

Дамир Солтанов, КФУның IT-лицей гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Казан, Чаллы һәм Саба районнарыннан килгән 14 укучы олимпиада призерлары булды.

Астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында Казан, Чаллы һәм Түбән Кама районнарыннан 10 укучы җиңүче булды.

Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарыннан 20 укучы бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призерлары булдылар.

Олимпиадада катнашучыларның эшләрен компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы аспирантлары һәм профессор-укытучылар составы кергән иде. Жюри рәисе, физика-математика фәннәре кандидаты Роман Жучков.

2020-2021 уку елында астрономия буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Самарада узачак. Анда катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International