ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Республика Олимпиада үзәге “Дуслык” лагерында республика белем бирү оешмаларының 7-9 сыйныф укучыларының физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республиканың 32 муниципаль берәмлегеннән 130 укучы катнашты.
Олимпиадада түбәндәге укучылар җиңүчеләре булды:
- Ренат Харисов, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 сыйныф укучысы;
- Регина Закирова, Саба районы Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
18 муниципаль берәмлектән (Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Әлки, Арча, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Чистай, Ютазы, Казан, Чаллы) 62 укучы призер булды.
Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан дәүләт энергетика университеты профессор-укытучылар составы кергән иде. Жюри рәисе – Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Леонид Лопатин.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!