Татарстанлыларны татар телен өйрәнү буенча бушлай курсларга чакыралар

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Теләге булган һәркем татар теле буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбендә белем алырга мөмкин. Укыту материаллары грамматиканы, лексиканы, фонетиканы өйрәнү өчен дәресләрдән, видеофильмнардан, аудиороликлардан тора.

Түләүсез онлайн-мәктәп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда төзелгән. Онлайн-мәктәптә катлаулылык буенча дүрт дәрәҗә каралган: А1, А2, B1, B2. Проект 72 бүлектән, 288 дәрестән, 1676 күнегүдән, 288 видеоклиптан, 10950 аудиофайлдан тора.

2013 елдан онлайн-мәктәпне 142 илдән 150 меңнән артык укучы узды, 8 млн нан артык уку сәгате, 5 млн дәрес һәм 80 меңнән артык сөйләшү дәресе үткәрелде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Проектка теләге булган һәркем кушыла ала, сайтта теркәлү узу җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International