Балалар коронавирус инфекциясеннән вакцинация турында гражданнарга хәбәр итү буенча #МыВместе үзара ярдәм Бөтенроссия акциясе проектына кушылачаклар: «Без кайгыртучанлык белән бергә» флешмобында һәм «Антитәнчекләр белән дуслаш» шигъри марафонында катнашачаклар.
31 гыйнвар көнне мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре «Якшәмбе көнне гаилә белән» акциясе кысаларында #МыВместе Бөтенроссия үзара ярдәм акциясе волонтерларына кушыла һәм үз туганнарына яки өлкән күршеләренә азык-төлек китерә ала.
Үткәрелгән чараларның фото һәм видеоматериалларын укучылар үзләренең социаль челтәрләрендә һәм «Большая перемена» конкурсының #Добрая суббота һәм #Большая перемена хештеглары белән бергә урнаштыра алачаклар
Белешмә өчен
«Зур тәнәфес» конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты. Ул Россия мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уза.
Конкурсның беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 1 миллионнан артык мәктәп укучысы катнашты. Конкурсның максаты – һәр яшүсмергә үз-үзләрен күрсәтү һәм көчле якларыңны табу мөмкинлеге бирү.
Конкурс ел саен үткәрелә, «Зур тәнәфес»нең яңа сезоны 2021 елның 28 мартында, Зур тәнәфес көнендә старт ала.
«Зур тәнәфес конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ.
«Зур тәнәфес партнерлары – Саклык банкы. Mail.ru Group.