28 гыйнвар көнне Казан радиомеханика көллиятендә «Икътисадны цифрлаштыру шартларында урта һөнәри белем бирү системасында укыту һәм тәрбия бирүнең психологик-педагогик аспектлары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2020/2021 уку елына чаралар планы нигезендә үткәрелде.
Фәнни конференция эшендә Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Марий Эл Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Алтай крае, Пермь крае, Мәскәү шәһәре һәм Новосибирск шәһәре һөнәри белем бирү оешмалары, югары уку йортлары һәм һөнәри әзерлек үзәкләре укытучылары, методистлары, педагог-психологлары, социаль педагоглары катнашты.
Конференциядә мәгарифне цифрлаштыру перспективалары һәм проблемалары, «Цифрлы дидактика»ның эчтәлеге, формалары һәм методлары, цифрлы икътисад шартларында белем бирү процессының сыйфаты белән идарә итү турында фикер алыштылар.
Эшкә йомгак ясап, конференциядә катнашучылар куелган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм барлык төбәкләрдә дә цифрлы белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тарату һәм куллану кирәклеген билгеләп үттеләр.