Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге «Өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру процессында дистанцион белем бирү технологияләрен куллану һәм электрон укыту» юнәлеше буенча табигый-фәнни, техник, социаль-гуманитар, физкультура-спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендә стажлары 5 елдан да ким булмаган өстәмә белем бирү педагоглары өчен квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаны оештыра.
Программаны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының 5 муниципаль районының һәм 1 шәһәренең 11 өстәмә белем бирү оешмасыннан 12 педагог, гомуми белем бирү оешмасыннан 1 педагог катнашты.
Программа 18 гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр дистанцион форматта узды, 26-29 гыйнварда – көндезге форматта. Программа кысаларында Казан шәһәренең өстәмә белем бирү оешмаларында – Киров районының «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге һәм Авиатөзелеш районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында ике стажировка узды.
Программаны үзләштерү нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар йомгаклау тестын уздылар һәм яклау өчен дистанцион дәрес проектын әзерлиләр.