19 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестиваленең йомгаклау туры һәм гала-концерты узачак.
Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә::
- хореография;
- вокал;
- халык иҗаты.
Түбәндәге яшь категорияләрендә:
- 1-4 сыйныф укучылары;
- 5-8 сыйныф укучылары;
- 9-11 сыйныф укучылары.
Фестивальнең зона этабы түбәндәге график буенча үткәрелә:
- 2021 елның 2 февралендә 9.00 сәгатьтә – Казан шәһәре, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты – Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт;
- 2021 елның 4 февралендә 10.00 сәгатьтә – Әлмәт шәһәре, Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге – Нефтьчеләр урамы, 14 нче йорт;
- 2021 елның 5 февралендә 10.00 сәгатьтә – Чаллы шәһәре, М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия – Королев ур., 20 (32/20).
Фестивальгә кергән гаризаларның гомуми саны – 193 (2019 елда – 115);
Зона турларында катнашкан укучылар саны – 1120 (2019 елда – 1220) кеше.
Жюри рәисе – Ибраһимова Римма Мөбарәк кызы, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, ТАССРның халык артисты.
Жюри әгъзалары:
Сәхәбетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы, педагогика фәннәре кандидаты, «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «ШАЯН ТВ» башкарма директоры – баш мөхәррир, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Кикар Фәридә Рәшит кызы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар дәүләт ансамбленең элеккеге солисткасы.
Низамиева Нигина Абдурәшид кызы – халыкара конкурслар лауреаты, балетмейстер, «Казан» бию ансамбле студиясе педагогы.
Габдинова Айсылу Айдар кызы – халыкара конкурслар лауреаты, «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, вокал буенча педагог.