Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган 11 сыйныфны тәмамлаучылар, 2021 елда аттестат алу өчен, дәүләт чыгарылыш имтиханы формасындагы ике мәҗбүри фән: рус теле һәм математиканы тапшырачаклар.
Сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга, шулай ук инвалид балаларга һәм инвалидларга аттестат алу өчен аларның теләге буенча бары тик ДЧИ яки рус теле буенча БДИ тапшыру да җитә.
2021 елда 11 сыйныфларда сайлап алу предметлары буенча ДЧИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА-11) үткәрелмәячәк.
2021 елда югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле буенча ДЧИ 2021 елда рус теле буенча БДИның контроль үлчәү материаллары (КИМ) спецификациясе буенча кыска җаваплы аерым биремнәрдән торачак. 2021 елда математика буенча ДЧИ имтихан эше 2021 елыа база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның КИМ спецификациясе буенча аерым биремнәрдән торачак.
2021 елның 10 февраленә кадәр 2021 елда вузга керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең демонстрацион варианты Федераль педагогик үлчәү институты (ФИПИ) рәсми сайтында урнаштырылачак.
ДЧИ формасында традицион рәвештә ДЙА-11 формасында тапшыру хокукына ия булган имтиханда катнашучылар категорияләре өчен рус теле һәм математика буенча имтихан 2020 елның көзендә ФИПИ сайтында урнаштырылган имтиханда катнашучыларның күрсәтелгән категориясе өчен тиешле демонстрацион материаллар буенча үткәреләчәк.
11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен ДЧИ үткәрүнең төп вакыты 2021 нче елның 24-28 маенда планлаштырылган. Шулай ук расписаниедә рус теле һәм математика буенча ДЧИ үткәрүнең өстәмә сентябрь чоры (2021 елның 3 сентябреннән 17 сентябренә кадәр) каралган, ул ГИА-11не билгеләнгән вакытта үтмәгәннәргә аттестат алу мөмкинлеген бирү өчен каралган.