2020/21 нче уку елында сайлап алынган фәннәр буенча төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) үткәрү гамәлдән чыгарылды, әлеге имтиханнар урынына тугызынчы сыйныф укучылары өчен бер уку фәне буенча контроль эшләр башкарылачак.
Чыгарылыш сыйныф укучылары контроль эшләрне Дәүләт йомгаклау аттестациясендә сайлап алына торган фәннәрдән – физика, химия, информатика, биология, тарих, география, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан), җәмгыять белеме, әдәбият буенча сайлап ала алачак. Алар Рособрнадзор тәкъдим иткән расписание буенча ДЙА-9ның төп чоры башланганчы, 2021 елның 17 маеннан 21 маена кадәр үткәреләчәк.
Контроль эш башкарылачак укыту предметын ДЙА-9 катнашучысы сайлый, шул исәптән алга таба белем бирү траекториясеннән чыгып та (мәсәлән, профильле 10 нчы сыйныфка кабул итү).
Тиешле уку предметы буенча контроль эш вариантлары 2021 елгы ТДИ контроль үлчәү материалларының (КИМ) спецификациясе буенча төзеләчәк.
Мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары үтәлә торган биремнәр санын мөстәкыйль рәвештә чикләргә һәм/яисә контроль эш башкару вакытын үзгәртергә хокуклы.
РФ субъектларының башкарма хакимият органнары Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт күрсәтмәләре нигезендә контро ль эш башкарган өченбиш баллы шкаласына тәңгәл килгән беренчел баллар билгели.
Контроль эшләр нәтиҗәләре ДЙАның һәм кабул итүнең төбәк һәм федераль мәгълүмати системасына кертеләчәк.