РФ фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы Валерий Фальков министрлык карамагындагы югары уку йортларында, һәр төбәктә эпидемия хәлен исәпкә алып, 7 февральдән көндезге уку рәвешендә башларга кушты, калган югары уку йортларына шундый ук карар кабул итәргә тәкъдим ителде. Әлеге боерык тексты ТАСС карамагында бар.
"РФ фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы югары белем бирү оешмалары җитәкчеләренә, Роспотребнадзорның территориаль органнары белән килешеп, санитар-эпидемиология хәленнән һәм РФ субъектының тиешле территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу үзенчәлекләреннән чыгып, уку-укыту программаларын көндезге уку рәвешендә гамәлгә ашыруны оештырырга кушам", - диелә документта.
Фән һәм югары белем министрлыгы буйсынуында булмаган вузларга да көндезге формада дәресләрне эпидемия хәленнән чыгып кире кайтарырга киңәш ителә. Боерык 2021 елның 7 февраленнән үз көченә керә.
Документ нигезендә, югары уку йортлары җитәкчеләре коронавируска каршы профилактик чаралар үтәүне тәэмин итәргә тиеш. Аерым алганда, уку йортларында кулларны гигиеник эшкәртү өчен шартлар тудырырга, керү вакытында контактсыз ысул белән тән температурасын үлчәүне оештырырга, битлек режимын кертергә, социаль дистанцияне үтәүне контрольдә тотарга, гомуми файдаланудагы урыннарда барлык контакт өслекләрен санитар эшкәртү үткәрергә.
Шул ук вакытта вузлар эпидемия вәзгыяте начарайган очракта чикләүләрне кире кайтарырга әзер булырга тиеш.
РФ фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы Мәскәү һәм Петербург югары уку йортлары 13 ноябрьдән 6 февральгә кадәр дистанцион укуга күчерелде. Төбәкләрдәге бгары уку йортларына короноавируска бәйле җирле вәзгыятьтән чыгып шундый ук карар кабул итәргә тәкдим ясалды.