Елена Мерзон: Университет мәктәбендә барысы да уйланылган — смарт-такталардан алып пирожкиларга кадәр

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Алабугадагы университет мәктәбе — республиканың иске провинциаль мәктәбен «топ» дәрәҗәсендәге белем бирү учреждениесенә әверелдерү нәтиҗәсе, анда барысы да уйланылган — кабинетларның мультимедиа җиһазланышыннан алып, пирожкаларга кадәр. Болар хакына хәтта шимбә көнне дә укучылапр дәресләрне калдырмаска тырышалар. Болар хакында журналистларга КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон сөйләде.

Университет мәктәбен булдыру проектын 2020 елның май ахырында КФУның Күзәтчелек советында тәкъдир иттеләр. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады, шуннан соң мәктәп тирәсендәге вакыйгалар космик тизлек белән үсә башлады. Республика проектка 137 млн. сум акча кертте, тагын 80 млн. сумны КФУ уку-укыту, лаборатория, мультимедиа җиһазлары сатып алуга бүлеп бирде.

Алабуганың 1975 елда төзелгән иске  5 нче мәктәбен реконструкцияләү ике ай ярым вакытны алды. Ә 2020 елның беренче сентябрендә үк 465 укучы, шуларның 56сы — беренче сыйныф укучылары, яңартылган бинага укырга килде.

Елена Мерзон яңартылган белем бирү учреждениесенә укучыларны сайлаганда район принцибына басым ясалуын ассызыклады. «Мәктәп янәшәсендә яшәүче һәм анда укырга теләгән барлык балалар да биредә урын алды. Әлбәттә, без сәләтле балаларны җыйдык. Моннан тыш, безне Алабуга балалары өчен сыйфатлы белем алу мөмкинлеге дә борчыды", — диде югары уку йорты җитәкчесе.

Штаттагы 35 укытучыдан тыш, балалар белән вуз профессорлары шөгыльләнә — мәктәпнең дистанцион укыту өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Тагын бер мөһим момент — Университет мәктәбендә КФУ студентлары арасыннан укытучыларның ассистентлары барлыкка килү.

«Мәктәптә 40 студентыбыз, укытучылар ассистенты буларак, эшкә урнаштырылган. Дәреснең бер өлешен алар мөстәкыйль рәвештә остаз күзәтүе астында үткәрә алалар. Өлкән курс студентларына түләүле түгәрәкләр алып барырга рөхсәт ителә. Болар барысы да булачак укытучыларны һөнәри мохиткә алып керү өчен дә, аларны мотивацияләү өчен дә эшләнә — диплом алганнан соң, алар белгечлек буенча эшләргә омтыла», — дип сөйләде Мерзон.

Бинаны үзгәртүгә килгәндә, Елена Ефимовна капиталь ремонт алдыннан ул шәхсән үзе бу эштә нык уйлануын, булачак дизайнны үз күңеле аша үткәрүен билгеләп үтте. Анда, сүз уңаеннан, 36 төрле төсмер кулланылган. «Сыйныфларны без тыныч төсләрдә күрдек, ә менә коридорлардан «адреналин» алырга теләдек. Стиль сайлаганда ялгышмаганбыз кебек. Без беләбез, безнең бу алымга иярүчеләр дә бар», —  дип аңлатты директор.

Мәктәпне реконструкцияләү вакытында интерьерга шактый кызыклы уй-фикерләр эшкә җигелде. Рекреациядә зур булмаган сәхнә барлыкка килде. «Без подиумны психологлар киңәше белән ясадык. Бала Пушкинны һәм Тукайны такта янында декларацияләү бер хәл, ә менә сәхнәдән чыгыш ясаганда, монысы бөтенләй икенче. Икенче очракта балалар әдәби текстларга зур җаваплылык белән карыйлар һәм борын астыннан гына түгел, ә сәнгатьле итеп укырга тырышалар. Халык алдында чыгыш ясау — бу бик мөһим», —  дип билгеләп үтте Елена Мерзон.

Фойеда зур такта пәйда булу икенче бер психологик алым булды. «Балалар үз фикерләрен белдерергә, рәсем ясарга һәм гомумән иҗади омтылышларга бирелергә тиеш. Моның өчен кул астында акбур һәм такта булырга тиеш», — дип белдерде Елена Ефимовна.

Мәктәп цифрлы чор таләпләренә тулысынча җавап бирә торган җиһазларга, шул исәптән 75 дюймлы экран һәм сенсорлы смарт-панельле интерактив такталарга, химия, физика, биология кабинетлары өчен заманча лаборатория җиһазларына ия булды. Мәктәпнең спорт залы да үзгәрде — биредә душ һәм яңартылган чишенү-киенү бүлмәләре барлыкка килде.

Тагын бер үзенә тартып тора торган урын — ашханә, анда иске җиһазланыштан берни дә калмаган. Ашханә өчен яңа плитәләр, суыткычлар, пешерү шкафлары сатып алынган, аерым цехлар, санитар зоналар барлыкка килгән. Пешекчеләр төрле ризыклар пешерәләр, бу эшкә үзенчә иҗади якын киләләр. «Бүген безнең мәктәптә 86% бала туклана. Бу бик яхшы күрсәткеч, чөнки баланың күп вакыты мәктәптә үтә, һәм аның тамагы һәрчак тук, җитди йөкләнешкә әзер булуы мөһим», — дип билгеләп үтте КФУның Алабуга институты директоры.

 

Мәктәптә шулай ук мичтә «мотивлаштыргыч» пирожкиларны пешерүләре турында да сөйләделәр. «Педагоглар шимбә көнне мәктәптә балаларның гадәттәгедән азрак булуын күреп алдылар. Балаларның мәктәпкә йөрешен саклап калу өчен атна ахырында менюга пирожкилар өсти башладык. Мәктәп укучыларына бу нык тәэсир итте. Хәзер бездә шимбә көнне дәрес калдыручылар юк», — дип сөйләделәр уку йортында.

«Без Университет мәктәбе тулы канлы трансляция мәйданчыгы булыр дип ышанабыз, анда без гомуми белем һәм югары белем бирү системаларының дәвамчанлыгын күрсәтә, вуз укытучыларының һәм студентларның мәктәп тормышында, ә мәктәп укытучыларының вуз тормышында катнашу модельләрен бергә эшли алачакбыз», — диде Елена Мерзон.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International