Рособрнадзор җитәкчесе пандемиянең Россия мәгариф системасына йогынтысын бәяләде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Санкт-Петербург дәүләт университеты оештырган «Белем бирү хезмәте: теория һәм практика проблемалары»  дигән түгәрәк өстәлдә катнашты һәм Россия мәгариф системасына коронавирус пандемиясенең ничек йогынты ясавы турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, пандемия барлык өлкәләрдә дә, шул исәптән, укытуның дистанцион механизмнары актив үсеш алган мәгарифтә дә мәгълүмати технологияләр үсешенә көчле этәргеч бирде. «Халыкара экспертлар фикеренчә, көндезге һәм дистанцион укытуның югары дәрәҗәдә булуы яңа норма булачак, чөнки дистанцион укыту элементлары белем бирү мөмкинлекләренең тигезлеген арттырырга һәм белем алу процессының индивидуальләштерелүенә ирешергә мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Анзор Музаев.

Ул хәбәр иткәнчә, 2020 ел ахырында милли белем бирү сыйфатын тикшерүдә катнашучы мәктәпләрнең педагогик коллективлары арасында сораштыру үткәрелгән. Ул педагогик коллективларның үзгәрешләргә әзерлеге һәм сыгылмалылыгы аларга локдаун вәзгыятен яхшырак үтәргә ярдәм итте, дип күрсәтте.

«Үсеш алган идарә культурасы булган мәктәпләр үз эшчәнлекләрен яңа шартларга тизрәк үзгәртә алдылар, килеп туган хәлдән мөмкин кадәр файда алырга тырыштылар, мәсәлән, укучыларның мөстәкыйльлеген арттыручы биремнәр бирергә омтылдылар”, — дип сөйләде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе.

Һәр өченче педагог дистанцион укытуда уңай аспектларны, шул исәптән эштә цифрлы белем бирү ресурсларын күбрәк куллануны, укучыларның эшләрен тикшерү өчен вакыт артуны һәм башкаларны билгеләп үтте. Шулай ук педагогларның 25% ы мондый уку формасы – уку процессын индивидуальләштерүгә этәргеч, дип билгеләп үтте.

Тәҗрибәле педагогларга белем бирүнең яңа шартларына бераз активрак җайлашырга һәм яшь коллегаларына караганда, яңа шартларда күбрәк өйрәнергә туры килде. Һәр икенче педагог диярлек үз мәктәбеннән техник һәм методик ярдәм алды.

«Әмма бу нәтиҗәләр укытуны тулысынча дистанцион форматка күчерергә кирәк дигән сүз түгел әле. Дистанцион белем бирү традицион көндезге белем бирүне, укытучының укучылар белән турыдан-туры элемтәдә торуын алыштыра алмый», –  дип белдерде Анзор Музаев.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе сүзләренә караганда, пандемия вәзгыяте югары уку йортларына кергәндә сынау механизмы буларак БДИ кирәклеген раслады. «Без бу хәлдә БДИ форматына альтернатива булмавын аңладык, ректорлар берләшмәсе дә шундый ук фикергә килде», — диде Анзор Музаев.

Ул сөйләгәнчә, пандемия вәзгыяте вузларга контроль һәм күзәтчелек системасын үзгәртеп кору эшен тизләткән. 2020 елда планлы тикшерүләр туктатылды, ә элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту видеоэлемтә чаралары ярдәмендә дистанцион рәвештә үткәрелде. Лицензияләү процедурасына, шул исәптән дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырыла торган программалар өлешендә дә үзгәрешләр кертелде.

Быел үзгәрешләр шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсенә дә кагылачак. «Контрольгә һәм күзәтчелеккә яңача якын килү кысаларында безнең тарафтан тиешле норматив-хокукый актлар әзерләнә, шул исәптән оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүматларның барлык массивын, ачык чыганаклардан, федераль мәгълүмат системаларыннан, оешмалар белән бәйләнешсез файдаланырга мөмкинлек бирә торган технологияләрне куллануны күз алдында тота торганнары да. Бу юридик затларга административ йөкләнешне һәм Рособрнадзор тарафыннан бирелә торган кәгазь документлар санын киметәчәк», —дип сөйләде Анзор Музаев.

Мәгариф оешмалары өчен лицензия бирүнең реестр моделенә күчү кысаларында лицензия алу процедурасы технологик яктан гадиләштереләчәк.

Шулай ук Рособрнадзор тарафыннан ректорларның шәхси кабинетларын гамәлгә кертү планлаштырыла, алар мәгълүмат алмашу өчен дә, вуздагы хәлләрне эчке мониторинглау һәм карарлар кабул итү өчен дә кулланылачак.

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт дәүләт аккредитациясе процедурасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерләве турында берничә тапкыр белдерде инде. Укытуның сыйфатын даими рәвештә раслап, вакыты чикләнмәгән аккредитациягә күчү варианты карала. Дәүләт аккредитациясе кысаларында төп критерий белемнәрне бәяләү булырга тиеш», — дип белдерде Анзор Музаев.

Хәзерге вакытта мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тарафыннан һөнәри квалификацияләр буенча советлар белән тыгыз хезмәттәшлектә югары белем бирү мәгариф программаларын үзләштерүче укучыларның әзерлек сыйфатын федераль дәрәҗәдә тышкы бәяләү уздыру буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International