Кукмарада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен районның үткәненә сәяхәт оештырылды. Чараны туган телләр һәм алык бердәмлеге елына багышладылар.
Чараны Кукмара балалар китапханәсе оештырды. «Үткәнгә сәяхәт» сәяси-мәдәни фестивале балаларда мәдәнияткә, телгә, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән», — дип сөйләде китапханәчеләр.
Әлеге чарага Кукмара, Әсән-Елга һәм Почкучук авылларының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән сабыйларны чакырдылар.
Китапханәче Фирдания Закирова балаларга презентация күрсәтте, район территориясендә яшәүче халыкларның тарихы, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт турында сөйләде. Шулай ук ул балаларны районның тарихи объектлары һәм танылган кешеләре белән таныштырды, ә аннары бергәләп «Туган тел» дигән видеоклипны карадылар.
Милли киемнәрдәге иҗади фольклор номерлары белән «Армиягә озату», «Кич утыру» һәм «Семык» театральләшкән тамашалар күрсәтелде. Аны мәктәпкәчә яшьтәге балалар куйды.
Чара ахырында Кукмара районы Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнара Гәрәева мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә грамоталар тапшырды.