Татарстан студентлары метрология һәм стандартлаштыру буенча белемнәрдә көч сынашты

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

28 гыйнвар көнне В.Д. Поташов  исемендәге техник колледж базасында метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү буенча республика олимпиадасы узды.

Олимпиада иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, укучыларның һөнәри әзерлекләрен күтәрү, аларның һөнәри компетентлыгын алга таба камилләштерү, укучыларның иҗади потенциалын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

Метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү табигый һәм техник фәннәрнең алгарышы өчен зур әһәмияткә ия, чөнки үлчәүнең төгәллеген арттыру – кеше тарафыннан табигатьне танып-белү юлларын, ачышларны һәм төгәл белемнәрне практик куллануны камилләштерү чараларының берсе.

Бүген, бу өлкәдә техник пландагы белгечләр әзерләү, эчке һәм тышкы потенциалны күтәрү безгә сыйфат проблемасын хәл итәргә әзер булган профессионаллар алу  мөмкинлеге бирәчәк.

Олимпиадада республиканың һөнәри белем бирү оешмаларыннан 29 укучы катнашты.

Олимпиада өч этапта узды:

1 этап — тест. Катнашучыларга «Метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү» дисциплинасы буенча тест сораулары сериясенә җавап бирергә туры килде.

2 этап — «Рөхсәтләр һәм тыюлар» бүлеге буенча бурычларны хәл итү.

3 этап — «Техник үлчәмнәр» бүлеге буенча гамәли биремне үтәү.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын — Наил Минуллин, А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы студенты;

1 урын — Михаил Шумков (конкурстан тыш), В.Д. Поташов  исемендәге техник колледж студенты;

2 урын — Илья Малинин, Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты;

3 урын — Инсаф Сабирҗанов, Алабуга политехника колледжы студенты.

«Иң яхшы практик» номинациясе – Владимир Залата, Яшел Үзән механика колледжы;

«Иң яхшы практик» номинациясе – Тимур Яхин, Чаллы политехника колледжы;

«Үлчәмнәр буенча иң яхшы» номинациясе — Ксения Кожухарь, Бөгелмә машина төзелеше колледжы;

«Үлчәмнәр буенча иң яхшы» номинациясе — Валерий Хакканин, Спас тармак технологияләре техникумы;

«Иң яхшы теоретик» номинациясе  – Марат Мортазин, Нурлат аграр техникумы;

Олимпиадада катнашучыларның барысы да сертификатлар алды, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International