Tolles Diktat бөтенроссия акциясендә катнашу өчен теркәлү башланды. Немец теле буенча диктантны онлайн режимында 19 февральдә язарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Халыкара немец мәдәнияте берлеге матбугат хезмәте.
Быел акция 19-24 февральдә тугызынчы тапкыр узачак. «Илнең төрле төбәкләрендә офлайн-мәйданчыклар эшләячәк. Аларның исемлеген акциянең рәсми сайтында табарга һәм төбәкләрдәге координаторлар белән элемтәгә керергә мөмкин», - дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Чара Халыкара туган тел көненә багышланган, ул 1999 елда ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган һәм 21 февральдә тел һәм мәдәни күптөрлелекне яклау өчен билгеләп үтелә.
Бөтенроссия акциясе немец телен популярлаштыру өчен Россия немецларының иҗтимагый оешмалары инициативасы буенча оештырылды. Узган ел анда 34 илдән 67 меңнән артык кеше катнашты. Катнашу өчен tollesdiktat.rusdeutsch.ru сайтында теркәлергә мөмкин.