Олимпиада нәтиҗәләре буенча рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар укучылары арасында татар әдәбиятын иң яхшы белүчеләр ачыкланды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

7 февральдән 9 февральгә кадәр “Дуслык” белем бирү комплексы базасында 7-11 сыйныфлар арасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар укучылары өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада республиканың 30 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 171 укучы катнашты.

Җиңүчеләр:

- Эльвина Максимова һәм Диләрә Хәмдиева, Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 сыйныф укучылары;

 - Нурбәк Хәбибуллин, Иннополис лице 8 сыйныф укучысы;

 - Айнур Минһаҗев, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179 нчы гимназия — белем бирү үзәгенең 9 сыйныф укучысы;

- Камилә Хәсәншина, Алексеевск районының Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9  сыйныф укучысы;

- Гөлнара Галиәкбәрова, Саба районының Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Динә Тимербаева, Теләче районы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Зәринә Закирова, Казан шәһәре Совет районының Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 171 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

- Рүзәл Шәрипов, Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

 - Алсина Хәева, “Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

- Алиса Гомәрова, Биектау 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Татарстанның 30 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 87 укучы призер булды.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының укытучы-профессорлар составы хезмәткәрләре керде. Жюри рәисе — КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Флера Сәйфуллина. Олимпиада методисты: Р.Г. Кашаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International