Татарстан укучысы «Есенинны укыйбыз» халыкара конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде

2021 елның 13 феврале, шимбә

Алексеевск районы укучысы Софья Аброськина «Укый торган ил» халыкара интернет-проекты тарафыннан  үткәрелә торган «Есенинны укыйбыз» конкурсында җиңүче булды. Софья С.А. Есенинның «Мин матурларны күрмәдем» әсәрен укыды һәм «Иң яхшы индивидуаль уку» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

Конкурс 2020 елның 3 октябреннән 7 декабренә кадәр уздырылды, бу вакыт эчендә конкурс битендә 3 268 мәкалә урнаштырылган иде. Катнашу өчен Сергей Есенинның теләсә кайсы әсәрен сайлап алырга һәм аның иҗади видеоязмасын эшләргә кирәк иде. Катнашучылар декорацияләрне һәм костюмнарны куллана, музыканы яки графикны өсти, сюжетны һәм атмосфераны ачу өчен кирәк булган бөтен нәрсәне дә эшли алдылар.

20 җиңүче арасында Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләреннән, Киров, Пенза, Төмән һәм Свердловск өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Ленинград һәм Ярославль өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Төркиядән килгән катнашучылар бар иде. Җиңүчеләрнең исемнәрен һәм аларның видеоязмаларын, конкурс нәтиҗәләрен түбәндәге сылтама аша кереп карап була: https://lit.rosuchebnik.ru/konkurs-chitaem-esenina-2020/itogi

Җиңүчеләр конкурс жюрие тарафыннан өч номинациядә сайлап алынды: «Иң яхшы индивидуаль уку», «Иң яхшы куелыш» һәм «Үтемлелек». Җиңүчеләрнең күбесе нәкъ менә соңгы номинациядә сайлануына беркем гаҗәпләнмәде. Тагын ике җиңүче тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды.

Барлык катнашучылар һәм аларның фәнни җитәкчеләре – исемле электрон сертификатлар, ә җиңүчеләр —  «Просвещение» нәшриятыннан китап призлары һәм бүләкләр алачак.

Белешмә:

"Китап укучы ил" – мәктәптә өйрәнелә торган матур әдәбиятны популярлаштыруга юнәлдерелгән халыкара интернет-проект. Инициативаның төп максаты — классик автор интерпретациясенең уникаль коллекциясен – шәхси видеоукулар җыю, шулай ук сәнгатьле һәм артистик уку культурасын популярлаштыру.

"Есенинны укыйбыз" проектның 42 нче конкурсы булды, ә илебезнең  иң яраткан шагыйренең иҗатына багышланганы – икенчесе. 2020 елда Сергей Есенинның тууына 125 ел тулу уңаеннан конкурсны яңадан башлап җибәрү турында карар кабул итегән иде.

Хәзер «Китап укучы ил» проекты порталында 44 илдән 46 меңнән артык видеоязма бар. Соңгы конкурс проектныың бөтенроссия һәм хәтта ки халыкара статуска яи булуын раслады: Россия төбәкләреннән тыш, үз катнашучыларын Кыргызстан, Украина, Беларусь, Молдова, Казахстан һәм Үзбәкстан, шулай ук Төркия тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International