Татарстанның Питрәч районында «Царево» торак комплексында «Росток» балалар бакчасы эшли башлады.
“Демография” илкүләм проекты кысаларында төзелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 220 бала йөриячәк.
Бинаның мәйданы 3 мең кв. метр тәшкил итә. Балалар өчен биредә уеннар өчен бүлмәләр, йокы бүлмәләре һәм буфетлар, шулай ук психолог кабинеты, медицина пункты һәм актлар залы каралган. Яшьләренә карап 12 төркем формалаштырылган. 18 тәрбияче, шул исәптән психолог, логопед, музыка һәм татар теле укытучысы, шулай ук физкультура инструкторы балалар белән шөгыльләнәчәк.