Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган акция уздырачак

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды белән берлектә, Халыкара туган тел көненә багышланган традицион акция башлап җибәрә. Бу бәйрәм 21 февральдә билгеләп үтелә.

Акциядә катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән мәктәп укучылары чакырыла. Аларга әти-әниләре, үзеңнең кече ватаның яки тарихи вакыйга турында шигырь белән видеоролик яздырырга һәм аны Instagram, "ВКонтакте" яки #Родныеязыки2021 хештегы белән TikTok социаль челтәрләрдә бастырырга  киhәк.

Акциягә 21 февральдә нәтиҗә ясалачак. Һәр катнашучы исемле сертификат алачак, ә иң креатив һәм кызыклы эшләр Россия vәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды сайтында урнаштырылачак.

 Белешмә өчен

Халыкара туган тел көне 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясе карары белән гамәлгә куелган һәм 21 нче февральдән билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International