15 февральдә "Бердәм Россия" партиясе Рәисенең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә туры эфирда балигъ булмаган балаларга карата опека һәм попечительлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Татарстанлылар белән онлайн-режимда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү, Казан гаиләләрен әзерләү һәм алып бару үзәге җитәкчесе Светлана Богова аралашты.
“2021 елның 27 гыйнварында Дәүләт Думасы вузларга бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча бюджет хисабына укырга кергәндә ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен ташламаларны вакытыннан алда озайту турында закон кабул итте", — дип хәбәр итте Людмила Рыбакова. Ни өчен уллыкка алу чиратында бер ел яки аннан күбрәк торырга туры килә, тәрбиягә бала алган ата-аналар, тәрбиягә алынган һәм опекун гаиләләрендә төп хокук бозулар, икенчел ятимлекнең төп сәбәбе нинди. Бу һәм башка мәсьәләләрдә эфирда катнашучылар фикер алышты.
Очрашуда шулай ук «Без бергә» тәрбиягә бала алган гаиләләр иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Елакова һәм Казанның тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы рәисе Владимир Пушкарев катнашты.
Алар Краснодар крае тәҗрибәсен өйрәнергә һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр статусына үзгәрешләр кертергә, тәрбиягә бала алган ата-аналар хезмәте өчен түләү күләмен арттырырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук психолог, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, ТР урта уку йортлары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү программасына «Ата-ананы алыштырып торучы гаиләләрдә балаларны үстерү үзенчәлекләре турында» курсы да өстәргә кирәк дип фикер әйттеләр.
Туры эфирдан соң татарстанлыларны тематик кабул итү булды. Гариза бирүчеләрне ятим балаларны торак алу буенча чиратка кую, «Күп балалы ана» таныклыгын, ана капиталын уллыкка алынган балага бирү, уллыкка алынган балалар һәм ата-аналар өчен ташламалар алу, пенсионерларга һәм попечительләргә пенсияләрне индексацияләү проблемалары борчыды.