15-16 февральдә Әлмәттә «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза.
Чаралар Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды.
Зона этабында Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарыннан укытучылар катнаша.
«Ел укытучысы» номинациясендә 12 укытучы, «Педагогик дебют» номинациясендә алты яшь белгеч катнаша.