12 февраль көнне Әлки муниципаль районы мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылуга багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, шулай ук укытучылар, мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Бәйрәм кичәсен Әлки районы башлыгы Александр Никошин ачып җибәрде. Барлык катнашучылар да туган телне белүнең мөһимлегенә игътибар иттеләр. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәдә төрле милләт вәкилләре халык биюләре, җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар.