1 нче Иске Чүпрәле мәктәбенең “Үсеш ноктасы” исемле цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәгендә фән һәм технологияләр елына багышланган ачык дәресләр һәм мастер-класслар оештырыла. Алар Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышлана.
Чаралар мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылары һәм укучылары катнашында уза. Укучылар тәҗрибә уртаклаштылар, үзләренә яңа мөмкинлекләр ачтылар, заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр белән таныштылар.
Район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов укучыларның барысы белән дә кызыксынуын билгеләп үтте. "Шахмат белән шөгыльләнергә теләгән балалар саны арта, шулай ук роботлар ясарга, төрле проектлар булдырырга теләүчеләр дә бар", — дип уртаклашты җитәкче.
Үзәкләр Татарстанда "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты буенча оештырыла. 2019 елда “Үсеш нокталары” республиканың 90 мәктәбендә барлыкка килде, 2020 елда алар 42 авыл мәктәбендә төзелде. 2021 елда республиканың 114 мәктәбендә "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак, дип планлаштырыла.
Үзәкләрдәге кабинетлар квадрокоптерлар, манекеннар, виртуаль шлемнар, шахмат өстәлләре, ноутбуклар белән җиһазланган.
"Үсеш ноктасы" беренчеләрдән булып Иске Чүпрәледәге 1 нче мәктәптә ачылды, аннары ул Чуаш-Чүпрәле мәктәбендә пәйда булды. Мондый үзәкләр быел тагын дүрт муниципалитет мәктәбендә — Түбән Чәке, Иске Кәкерле, Уби, Яңа Чәке мәктәпләрендә төзеләчәк, дип планлаштырыла.