Казанда Бондаренко урамындагы «Адымнар» полилингваль комплексы базасында фото һәм рәсем мәктәбе ачу планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фоторәссам һәм мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Рамил Гали хәбәр итте. “Мәктәпне ачкан чакта без фотомәктәп оештыру турында сөйләштек, ул республикада беренче булачак. Руслан Бушко, Илья Чирков — мәгариф учреждениеләрендә фотография буенча укыткан кешеләр. Алар безгә фотомәктәп оештыруда ярдәм итәргә телиләр", — диде ул. Яңа фотоостаханә тагын бер юнәлеш — рәсем сәнгате белән көчәйтеләчәк. Рәссамнар берлеге үз укытучыларын бирәчәк, алар рәсем ясау нигезләрен укыта башлаячак. Мәктәп укучыларының белән танышу дәресләре 20 февральдә узачак.