Бөтенроссия тикшерү эшләре 15 марттан 21 майга кадәр узачак

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

15 марттан 21 майга кадәр мәктәпләр штат режимында конкрет фәннәр буенча 4-8 сыйныфларда тикшерү эшләре уздырачак. Барлык сыйныфларда да рус теле һәм математиканы тикшерәчәкләр, ә калган предметлар  һәр сыйныфның  үзенеке булачак. 4 нче сыйныфлар өчен бу — "Әйләнә-тирә дөнья", 5 нче  сыйныфларда - "Тарих" һәм "Биология" һәм башкалар. Быел 10 һәм 11 сыйныфлар шулай ук тикшерү эшләре язачак, әмма сынау режимында. Югары сыйныф укучылары өчен алар 1 марттан 26 мартка кадәр үтәчәк. Унынчы сыйныф укучылары — география, ә чыгарылыш сыйныфлар  — тарих, биология, физика, география, химия, инглиз, француз һәм немец телләре буенча эш язачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International