Атна дәвамында укучылар ясалма интеллект технологияләрен эшләүче галимнәр белән очрашачак, интернетның нәрсә икәнен беләчәк һәм фәнни-мәгариф үзәкләре буенча онлайн-экскурсияләргә бара алачак. Атна "Фән" илкүләм проекты ярдәмендә узачак.
Шулай ук конкурс бергәлегендә балалар һәм яшүсмерләр өчен кирәкле IT-һәм диджитал-күнекмәләргә өйрәтә торган GekSchool вебинарлары сериясе старт ала. Укучылар вебинарлар барышында IT-өлкә, уен һәм диджитал-индустриядә һөнәрләр турында белә алачак, шулай ук блогинг нигезләре белән танышачак.
15 февральдә атнаны физика-математика фәннәре докторы, Иннополис Университетының нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе җитәкчесе, Россия фәнни фонды Президент программасы проекты җитәкчесе Александр Храмов башлап җибәрде. Ул «Нейроинтерфейслар кулланып кешенең ниятен ничек аңларга» дигән темага онлайн-лекторий үткәрде. Шулай ук бу көнне GeekSchool деканы Илья Акчурин мәктәп укучыларына IT-профессиядә үзен ничек табу турында сөйләде.
16 һәм 18 февральдә "Зур тәнәфес" конкурсында җиңүчеләрне "Хәтерләр өчен вакыт" онлайн-лекторийләре узачак. “Исеңдә тот!" юнәлешендә катнашучылар үзләренең тарихи хәтерне саклау буенча проектлары турында хәбәр итәчәк.
18 февральдә GeekSchool белгечләре тарафыннан әзерләнгән «Уеннарда һөнәр: геймердан алып уйлап табучыларга кадәр» онлайн-вебинар була.
19 февральдә « Космик кораб белән сезнең кухнядагы суыткычның нинди уртаклыгы бар?» онлайн-лекториясе узачак, аны «МИСиС» яшьләр фәнен үстерү һәм популярлаштыру үзәге директоры Андрей Воронин үткәрәчәк.
20 февральдә техник фәннәр кандидаты, Пенза дәүләт университетының фунадаменталь һәм намәли тикшеренүләр буенча фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, Россия фәнни фондының Президент программасы проекты җитәкчесе Александр Тычков мәктәп укучыларына виртуаль чынбарлыкны кулланып эшләнгән биотехник система турында сөйләячәк, ул стресс халәтенә реакцияне ачыклауга юнәлдерелгән.
Белешмә өчен
"Зур тәнәфес" конкурсы — "Россия — мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты. Бәйгенең беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 1 миллионнан артык укучы катнашты. Конкурсның максаты - һәр яшүсмергә үзләрен күрсәтү һәм үзеңнең көчле якларыңны табу мөмкинлеге бирү.
Конкурс ел саен узачак. «Зур тәнәфес»нең яңа сезоны 2021 елның 28 мартында, Зур тәнәфес көнендә старт алачак. «Зур тәнәфес» конкурсын «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО, Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ оештыра.
«Зур тәнәфес»нең партнерлары — Саклык банкы, Mail.ru Group.