Конкурс талантлы һәм инициативалы җитештерүгә өйрәтү мастерлары һәм уку дисциплиналары, модульләр, курслар, һөнәри цикл практикалары укытучыларын бүләкләүгә, педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрүгә, белем бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә алдынгы идеяләрне, иң яхшы педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлтелгән.
Конкурс өч этапны үз эченә ала — сайлап алу (2021 елның февраль-марты), төбәк (2021 елның апрель-мае) һәм йомгаклау (2021 елның октябре).
Конкурста катнашуга кандидатлар мәгариф оешмалары җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителә. Конкурста катнашучылар өч елдан да ким булмаган гомуми педагогик стажга, шулай ук skills-паспорты белән расланган казанышка, «Ворлдскиллс» һәм «Абилимпикс» төбәк, милли, халыкара чемпионатларда катнашып демонстрацион имтиханнарны уңышлы тапшырган чыгарылыш укучыларын әзерләү тәҗрибәсе булырга тиеш. Сайлап алу этабында уңышлы узган кандидатларны «Мин — мастер» бәйге сынаулары (укучылар әзерләүнең шәхси тәҗрибәсенә һәм алынган белем бирү нәтиҗәләренә багышланган чыгышының видеоязмасы), «Ачык мастер-класс» (махсус сайлап алынган укучылар төркеме белән дәрес) көтә, ә йомгаклау этабында катнашучыларга алдан әзерләнгән сценарий буенча онлайн режимда дәрес үткәрергә кирәк булачак.
Конкурс йомгаклары буенча ун җиңүче билгеләнә, аларга «Ел мастеры» исеме биреләчәк. Җиңүчеләр һәм финалистлар шулай ук дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.
Тулырак мәгълүмат — конкурс турындагы нигезләмәдә.
Белешмә өчен
Конкурс Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан Гомумроссия мәгариф профсоюзы ярдәмендә үткәрелә.
«Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсының федераль операторы - Һөнәри белем бирүне үстерү институты.