14-18 яшьлек укучылар «1418» бөтенроссия тарихи интеллектуаль уенында катнашырга чакырыла

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Уенда катнашучыларга, акыл эшчәнлеген кулланып, Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы  20 сорауга (ун гомумфедераль һәм ун төбәк) җавап бирергә кирәк булачак. Биремнәр тарихи фактларга, ветераннар истәлекләренә һәм архив документларына нигезләнгән һәм 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр чорны үз эченә ала.

Уенда катнашу өчен ун кешедән артык булмаган команданы җыярга, игра-1418.рф сайтында теркәлергә һәм теләсә нинди уңайлы платформада, шул исәптән Zoom, Skype, WhatsАpp, Telegram, Microsoft Teams, Discordны да кертеп, команда чатын булдырырга кирәк. Команданың интернетка стабиль керү мөмкинлеге булган җайланмасы булырга тиеш - стационар компьютер, ноутбук, планшет яки смартфон. Уенчылар шулай ук, әгәр дә таҗлы инфекция таралуны булдырмау буенча барлык кирәкле чараларны үтәсәләр, бер бина эчендә дә булырга мөмкиннәр.

Җиңүче командалар һәм финалистлар һәр федераль округта билгеләнә. Җавапларның дөреслегенә һәм аларга сарыф ителгән вакытка карап, иң күп балл җыйган команда җиңүче дип таныла. Командалар рейтингы трансляцияләр уздырганнан соң атна дәвамында рәсми сайтта бастырылачак. Җиңүче командалар һәм финалистлар һәр федераль округта призлар һәм дипломнар белән бүләкләнә. Барлык уенчылар да катнашучылар сертификатларын алачаклар.

Чараның  башлану вакыты: Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Себер федераль округы — 7:00 (Мәскәү вакыты буенча), Урал федераль округы һәм Идел буе федераль округы — 9:00 (Мәскәү вакыты буенча), Көньяк федераль округ һәм Төньяк Кавказ федераль округы — 11:00 (Мәскәү вакыты буенча), Үзәк федераль округ һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округ — 13:00 (Мәскәү вакыты буенча).

Үткәрү урыны: игра-1418.рф сайты.

Нечкәлекләр һәм актуаль мәгълүмат - игра-1418.рф сайтында.

Еш  бирелә торган сорауларга җавапларны белергә һәм үз соравыңны  бирергә теләсәң,моны  уенның рәсми телеграм-каналында (@game1418)эшләргә мөмкин.

 Уенның сораулары «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан эшләнә. Барлык материаллар да Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең һәм Россия дәүләт гуманитар университетының тарихи экспертизасын уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International