Татарстанның барлык өстәмә белем бирү учреждениеләрендә күпмилләтле якшәмбе төркемнәре төзергә тәкъдим ителде. Мондый инициатива белән Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили Татарстан халыклары ассамблеясенең бишенче хисап-сайлау конференциясендә чыгыш ясады.
"Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын үткәрү уңаеннан ТР Президентының якшәмбе мәктәпләрен ачу турында йөкләмәсе бирелде. Бу юнәлештә тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, алар базасында күпмилләтле якшәмбе төркемнәре төзү өчен өстәмә белем бирү учреждениеләре челтәрен кулланырга тәкъдим итәм», –диде чыгыш ясаучы. Хухунашвили аңлатканча, мөстәкыйль учреждениеләр ачу – бер елда гына хәл ителә алмый, ә мәктәптән тыш эшләү үзәкләре һәр районда эшли. "Районнарда мониторинг үткәрергә кирәк, муниципалитет мәктәпләрендә нинди милләт балалары белем ала, һәм алар өчен якшәмбе төркемнәрен ачарга кирәк. Безнең методистлар туган телләр буенча программалар булдыруда ярдәм итәчәк», – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең белем бирү программалары әлеге оешманың методист-педагоглары тарафыннан эшләнгән. «Алар автор эшләнмәләре, чөнки бөтен республика буенча өстәмә белем бирү системасында бары тик безнең мәктәптә генә туган телләрне өйрәнәләр. Мин шунысын да ассызыклыйм, нәкъ менә өстәмә белем бирүдә", – дип искәртте ул.