Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев милли-мәдәни автономия вәкилләрен милли белем сыйфатына игътибар итәргә чакырды. Бу хакта ул әлеге оешманың бишенче хисап-сайлау конференциясендә белдерде.
«Безгә милли мәгарифнең сыйфатын яхшырту буенча зур эшләр башкарырга кирәк. “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәгендә бүгенге көнгә 19 бүлек ачылды, шуларның 16 сы – милли. Ә бездә барлыгы 307 оешма. Милли-мәдәни автономияләрнең яртысы диярлек әлегә белем бирү эшчәнлеген алып бармый. Минемчә, бу безнең йомшак ягыбыз. Сәбәбе – укытучы булмау, йөрешнең түбән булуы", – диде Яковлев.
Ул ассызыклаганча, бу елдан Татарстан халыклары ассамблеясе советы президиумының күчмә утырышларын уздыру планлаштырыла. Аның максаты – вәкиллекләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм аларның нинди проблемалар белән очрашуларын белү.
ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, ел дәвамында «Без бергә» күчмә республика фестивале, Бөтенроссия шигърият фестивале, мәктәп укучылары өчен «Туган тел» әдәби конкурсы, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре фестивале, телләрне саклау һәм милләтара татулык буенча халыкара конференция үткәрү, шулай ук Идел буе төбәкләреннән милли театрлары катнашында туган телләрендә театраль күрсәтүләр оештыру күздә тотыла.
Узган өч елда Татарстан халыклары ассамблеясенең вәкиллекләре республиканың тугыз төбәгендә – Апас, Спас, Алексеевск, Буа, Аксубай, Баулы, Зәй, Кайбыч һәм Питрәч районнарында ачылды.