1. Бу вузга ачык ишекләр көненә барабыз, видеотрансляцияне карыйбыз һәм сайтны өйрәнәбез. Безнең бурыч – белем бирү программасына нинди дисциплиналар керүен аңлау. "Димәк, сез нәрсә укыячагыгызны һәм укып бетергәч нинди белемгәя ия булуыгызны белерсез. Әгәр дә программада предмет әзерлегеннән тыш гуманитар компетенцияләрне үстерү буенча блок та булса бигрәк яхшы. Кайбер яңа педагогик университетлар программасына тәнкыйди фикерләүне үстерү, коммуникация һәм презентация осталыкларын көчәйтү курслары, хәтта үз проектларың һәм стартаплар булдыру курслары керә. Моңа игътибар итегез", – дип сөйләде "РГ"га Мәскәү шәһәр педагогика университеты проректоры Кирилл Баранников.
2. Абитуриентның юнәлеш буенча керү мөмкинлеге булу мөһим – ягъни төгәл белгечлекне баштанук сайлап алу түгел, ә моны инде карап-тикшерү һәм үзбилгеләнү вакыты булган икенче яки өченче курста эшләү әйбәт.
3. Үзегезнең белем бирү программасын “җыю” мөмкинме-юкмы икәнлегенә игътибар итегез. Моны сайлап алу буенча курслар ярдәмендә эшләргә мөмкин, алар электив дип атала. Мондый курслар агымдагы дисциплиналарны тирәнәйтергә дә, киресенчә, бөтенләй яңа юнәлештә белем бирергә мөмкин.
4. Сезгә математика яки тарих ошый, сез предметны яхшы беләсез һәм бу инде бүгенге укытучыга җитә уйлыйсызмы? Бу алай түгел. Укытучы бүген кеше үз фәнен яхшы белгән белгеч кенә түгел инде. Ул уку материалын биреп кенә калмыйча, классның яисә һәр укучының актив эшчәнлеген оештыра һәм аңа ярдәм итә ала. "Бизнес-өлкәдә мондый термин бар - трекер. Ул юлдан тайпылмыйча хәрәкәт итәргә ярдәм күрсәтүче кеше. Менә шундый укытучы-трекер киләчәктә пәйда булачак. Дөньяда мондый тәҗрибә бар инде. Университетны сайлаганда, игътибар итегез: педагоглар үзләре ни дәрәҗәдә лекцияләр укырга гына түгел, ә студентның актив роленә юнәлтелгән белем бирү форматларын һәм технологияләрен кулланырга да әзер", - дип ассызыклады МГПУ проректоры Кирилл Баранников.
5. Ике белгечлек яисә өстәмә профиль бирүче программаларга игътибар итегез. Мәсәлән, математика һәм физика, биология һәм химия, инглиз телендә математика һәм физика. Мультидисциплинарлык – менә ул укытучы һөнәренең киләчәге. Дисциплинарара эшнең төп технологиясе – проектлар. Проект техникасын һәм проект мәдәниятен үзләштерү мөмкинлеге булган университетны сайлау мөһим. Бу проект мәктәпләре, проектларны һәм стартапларны, акселераторларны һәм инкубаторларны үстерү буенча интенсив программалар булырга мөмкин. Бу хакта мәгълүмат югары уку йортының рәсми сайтында булырга тиеш.
6. Мәктәп директорлары вуз тәмамлап чыкканнар арасыннан ничек укытучылар сайлаганын беләсезме? Мондый сайлау факторларының берсе – портфолио һәм сертификатлар. МГПУ проректорлары мондый киңәш бирә: "Үз студентларына өстәмә курслар тәкъдим иткән университетларны сайлагыз, андыйлар соңыннан тиешле сертификатлар да бирәләр. Бу тел өйрәтү курслары, мәктәптә ясалма интеллект нигезләрен укыту, адаптив физик культура яки башкалар булырга мөмкин".