КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре өчен татар теле курсларын яңартуны планлаштыра. Элегрәк мондый курслар ноябрь һәм декабрьдә узды. Укулар заказ буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты заказ буенча һәм аның ярдәмендә оештырылды.
«Телне өйрәнү һәм камилләштерү белән 31 кеше шөгыльләнде, шуларның уналтысы – министрлар. Курсларны мартта яңартырга планлаштырабыз. Бу юлы министр урынбасарлары, төрле ведомстволар, оешмалар җитәкчеләре өчен. Исемлекне Президент Аппараты төзиячәк, – дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзагитов.
Аның сүзләренчә, хәзер укыту программасы эшләнә, расписание килештерелә.
«Татар теле курслары катнашучыларга ошады, дәвам итүне сорадылар. Без алар өчен махсус ярдәмлекләр әзерләдек, татар телендә чыгыш ясауның башлангыч, урта дәрәҗәсен һәм күнекмәләрен белүнең төрле дәрәҗәләренә бүлдек», – дип сөйләде декан.
«Узган дәресләрдә татарча дөрес чыгыш ясау күнекмәләренә өйрәтү, стилистик яктан дөрес җөмләләр төзү, паузалар кую барды. Югары җитәкчеләрнең укуга салкын каравына шикләнүебез бушка булып чыкты. Киресенчә, курсларда барысы да әйбәт кенә йөрделәр, үткәреп җибәрсәләр дә, бары тик командировкалар аркасында гына", – дип билгеләп үтте Мирзагитов.
Уку нәтиҗәләре буенча, курсларда катнашучыларның барысы да комиссия алдында татарча чыгыш ясап “имтихан” тапшырдылар. "Соңрак алар ноябрь һәм декабрьдә коллегияләрдә татарча чыгыш ясады. Татар телен белү дәрәҗәсе төрле булса да, без бик шат идек. Президент Аппараты анкеталау үткәрде һәм курсларда катнашучыларның фикерләрен яздырды», – дип сөйләде Рамил Мирзагитов «Татар-информ» хәбәрчесенә.