17 февральдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында турыдан-туры эфирга «Белем бирү мохите» атналык онлайн-программасының яңа чыгарылышы чыгачак. Бу атнаның темасы - «Балачак шатлыгы: Бөтенроссия «Россия ел тәрбиячесе - 2020» конкурсында җиңүче һәм лауреатлардан һөнәри серләр.
7 яшькә кадәр – бала үсешендә мөһим чор. Балалар бакчасында укыту баланың үсешенә ничек ярдәм итә? Тәрбиячеләр эшендә нинди серләр бар? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында Пермьдә 14 февральдә тәмамланган «Россия ел тәрбиячесе – 2020» конкурсында катнашучылар туры эфирда фикер алышачак. Һөнәри ярышта җиңүчеләр һәм лауреатлар үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Программа кунаклары:
- Анастасия Быстрюкова, «Россия ел тәрбиячесе - 2020» конкурсында җиңүче, Краснодар краеның Тимаш районы 41 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Татьяна Рубанова, “Россия ел тәрбиячесе - 2020” конкурсы лауреаты, Россоши шәһәренең 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, Воронеж өлкәсе;
- Светлана Тулайкина, «Россия ел тәрбиячесе - 2020» конкурсы лауреаты, Мәскәү шәһәренең Советлар Союзы Герое Г.И. Щедрин исемендәге 236 нчы мәктәп тәрбиячесе;
- Юрий Шулятьев, “Россия ел тәрбиячесе - 2020” конкурсы лауреаты, Казан шәһәренең катнаш төрдәге 311 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе, Татарстан Республикасы.
Дискуссия модераторы – Александр Милкус, "Югары икътисад мәктәбе" фәнни-тикшеренү институтының мәгариф өлкәсендә медиакоммуникацияләр лабораториясе мөдире, "Комсомольская правда" күзәтүчесе.
Онлайн-программаны трансляцияләү "Россия мәгарифе" федераль порталы мәйданчыгында һәм Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мөмкин булачак.
«Белем бирү мохите» – Россия мәгарифен үстерү турында атналык дискуссия онлайн-программасы. Ул эфирга һәр чәршәмбе чыга. Бу мәгариф, тәрбия һәм фән өлкәсендәге аеруча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен онлайн-мәйданчык, ул экспертларның киң даирәсен – мәктәп директорларын һәм педагогларны, педвузлар, көллиятләр һәм техникумнар, өстәмә белем бирү учреждениеләре директорларын һәм укытучыларын, мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләрен берләштерә.
Проектка "Россия мәгарифе" федераль порталы тарафыннан нигез салынган.