2021 елда «Россия электрон мәктәбе» порталында «Физик культура» фәне буенча 5 нче сыйныф цчен «Чаңгы ярышлары» видеодәресе популяры булды. Бу хакта «Россия электрон мәктәбе» порталы статистикасына сылтама белән Мәгариф өлкәсендә цифрлы трансформация федераль институты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Моннан тыш, 2021 елның гыйнвар-февраль айлары мәгълүматлары буенча, 8 сыйныф өчен «Рус теле» фәне буенча «Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар» темасы иң популяр булган.
Матбугат хезмәтендә шулай ук 2020/21 уку елының беренче яртыеллыгында өч дәреснең «Музыка» фәне буенча өч дәреснең бик еш каралуын билгеләп үттеләр.
Әйтик, 8 нче сыйныф өчен «Классика ни өчен картаймый» дигән дәресне 45 меңнән артык тапкыр кереп караганнар. Бу чорда укучылар арасында популярлык буенча дүртенче урында «Физик культура» фәне булды.
2020 елның сентябреннән декабренә кадәр тикшерү эшләре арасында иң популяр тест 7 сыйныф өчен «Физик культура турында белем. Гимнастика». Аны 14 меңнән артык тапкыр узганнар.
Россиянең 85 төбәгендә педагоглар һәм мәктәп укучылары «Россия электрон мәктәбе» ресурсыннан файдалана. Кулланучылар даирәсе аеруча күп төбәкләр арасында Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Мәскәү, Свердловск һәм Самара өлкәләре бар. «Россия электрон мәктәбе» ресурсын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә актив кулланалар. Алар арасында: Украина, Казахстан, Кыргызстан һәм Белоруссия кебек илләр бар.
«Россия электрон мәктәбе» проекты – мәгълүмати-белем бирү мохите, ул үз эченә тулы белем бирү курсын ала. РЭМ системасы ярдәмендә гадәти дәресләр һәр укучыга онлайн-форматта ачык. Хәзер һәр укучы өйдән чыкмыйча гына белем алу мөмкинлегенә ия, ә укытучы, үз чиратында, заманча технологияләрне белем бирү процессында куллана ала.