Мәгариф һәм фән министрлыгы: Туган телләрне өйрәнүне оештыру буенча Татарстан алдынгы урыннарда

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

Туган телләрне өйрәнүне оештыру планында Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булып тора. Бу хакта “Татарстан Республикасында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда заманча белем бирү траекторияләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәле утырышыннан соң, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова белдерде.

«Беренче чиратта, бүген чуваш, удмурт, мари, мордва һәм татар телләрен өйрәнүгә игътибар бирелде. Һәм мин без дөрес юлда дип уйлыйм. Без алдынгылар рәтендә. Хезмәттәшләребез алар беренче мультфильмнарны яки беренче интерактив материалларны эшләдек, дип сөйләгәндә, мин шуны аңладым, бездә бу өлкәдә зур тәҗрибәбез бар һәм зур материал тупланган", – дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Ул Татарстанда татар халкы компактлы рәвештә яшәгән субъектларны дәреслекләр белән тәэмин итү, вебинарлар, семинар дәресләре оештыру, кадрлар әзерләү һәм педагларның квалификациясен күтәрү буенча тыгыз хезмәттәшлек оештырылуы турында сөйләде.

Шуңа да карамастан, бу өлкәдә нәтиҗәлерәк эшләү өчен, төбәкләр туган телләрне укыту буенча бердәм платформага мохтаҗ, чөнки барлык мәктәпләрдә дә дә аларны өйрәнүне оештыру мөмкинлеге юк, дип билгеләде Лилия Әхмәтҗанова.

"Бу сорауны караганда, мин бары тик бу платформаны булдыру өчен безнең көчләрнең генә җитәрлек түгеллеген аңладым, чөнки бу телләрнең методологик базасы кирәк. Бу мәсьәлә белән институтларга шөгыльләнергә кирәк, һәм бу очракта Татарстан Республикасы мондый платформа булдыруның инициаторы булырга тиеш, ә мондый платформа Туган телләр институты дәрәҗәсендә, бәлки, Туган телләр фонды дәрәҗәсендә төзелергә тиеш ", – дип уртаклашты ул.

Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә Татарстан уртак башкаручы була ала, әмма бердәм платформа эшләү федераллар җилкәсенә ятарга тиеш.

Лилия Әхмәтҗанова татар телен өйрәнү шартларын оештыруда министрлык бөтен җаваплылыкны үз өстенә алды: Татарстан мәктәпләре өчен контент эшләнә торган «СберКласс» платформасы белән берлектә зур эш алып барыла, ул 1 сентябрьдән әлеге платформага тоташтырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International