Техник юнәлеш белән: Түбән Камада яңа лицей нинди булачак

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей һәм 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү комплексы төзергә планлаштыралар.

"Төзелеш республика җитәкчелеге һәм „Татнефть“ ГАҖ ярдәме белән башкарылачак», — дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы Айдар Метшин.

Ул шулай ук 1 нче гимназия базасында белем бирү-агарту үзәге ачу планлаштырылуын билгеләп үтте.

"Эшчәнлекнең төп юнәлеше – дәрестән тыш күнегүләрдә мөселман мәдәнияте өлкәсендә агарту булачак», — диде Түбән Кама мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International