Яшел Үзәндә 30 ел эчендә беренче тапкыр яңа мәктәп барлыкка киләчәк

2021 елның 26 феврале, җомга

Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп һәм 260 урынлы балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Муниципаль район советы һәм дүртенче чакырылыш Шәһәр советының бишенче уртак сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

"50 меңгә якын кеше яши торган Мирный микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү өчен җир участогы резервланган инде", - дип билгеләп үтте спикер.

Ул шәһәрдә 30 елдан артык бер генә мәктәп тә төзелмәвен, ә аларга ихтыяҗның артуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International